Язучы, журналист, тәрҗемәче, галим… (12+)

20 октябрь көнне 14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре тарафыннан яшь язучы Ленар Шәех иҗаты буенча «Җылытасы килә дөньяны» дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.

Писатель, журналист…
14ф.Л.Шаех1
14ф. Л.Шаех
14ф.Л.Шаех2
14ф.Л.Шаех3
14ф.Л.Шаех4

Балалар шагыйрьнең иҗаты белән танышты: аның татар һәм рус телләрендәге шигырьләре укылды. Ленар Шәех –  Казан, Лондон, Мәскәү, Уфа һәм Бишкек шәһәрләрендә нәшер ителгән 20 китап авторы. Аның әсәрләре шулай ук казакъ, азәрбайҗан, төрек, якут, чуаш һ.б. телләргә тәрҗемә ителгән. Китапханәче Ленар Шәехнең әсәрләре инглиз теленә тәрҗемә ителгән бердәнбер хәзерге заман татар шагыйре булуы, ә аның One of You шигъри җыентыгы бөтен дөньяда популярлык казануы турында сөйләде.  2017 елда шагыйрь Стокгольм (Швеция) шәһәрендә узган фестивальдә (VI Open Eurasian Book Forum and Literature Festival) икенче урынны ала, 2019 елда дуслык турында эше өчен «Тынычлык күгәрчене» медаленә лаек була. Аның шигырьләрендә тормыш һәм мәхәббәт яши. Аның таланты югары бәяләнгән, ул күп кенә республика, Россия һәм халыкара премияләр лауреаты. Кичәдә Ленар Шәех сүзләренә язылган «Ромашкалар», «Бәхетем тулы түгел» җырлары яңгырады, балалар «Алдамыйм. Я не лгу» җыентыгындагы шигырьләрне башкарды. Булачак язучының татар теле һәм әдәбияты укытучысы Каюмова Гөлнара Мөсәвир кызының чыгышы чараның иң кызыклы мизгелләренең берсе булды. Ул Ленарның мәктәп еллары, аның әти-әнисе, бабасы – РСФСР мәгариф алдынгысы, Татарстанның атказанган укытучысы Нәҗип Газиз улы Газизов турында сөйләде.

Чара азагында укучылар зур кызыксыну белән талантлы язучының 40 яшенә багышланган материалларны өйрәнде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: